news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел абитуриентлар арасында иң популяр белгечлекләр исемлеге билгеле

Медицина, икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгечлекләргә конкурс бер урынга 14 кеше тәшкил иткән.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында абитуриентларның иң популяр белгечлекләрен атадылар. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел югары уку йортлары абитуриентлары арасында медицина, икътисад, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм халыкара мөнәсәбәтләр иң популяр юнәлешләр булган.

Бу белгечлекләргә конкурс бер урынга 14 кеше тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100