news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 9 айда Татарстан юлларында 4101 транспорт һәлакәте булган

Шулар нәтиҗәсендә 477 кешенең гомере өзелгән, 5158 кеше имгәнгән-җәрәхәтләнгән

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 9 айда Татарстан юлларында 4101 транспорт һәлакәте булган, шулар нәтиҗәсендә 477 кешенең гомере өзелгән, 5158 кеше имгәнгән-җәрәхәтләнгән. Һәлакәтләр саны узган елның шушы ук вакытындагыдан 3,5 процентка кимегән, каза күрүчеләр - 7,2 процентка (үлүчеләр саны 23 кешегә азрак). Ләкин һәлакәтләр саны 6 районда узган елгы күрсәткечләрдән югары, бигрәк тә Арча, Мөслим, Чирмешәндә, шулай ук транспорт һәлакәтләрендә корбаннар саны 16 районда күбрәк, һәлакәтләр санын киметү программасын 18 район үтәмәгән.

 Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә республика юлларында 9 айда күзәтелгән транспорт белән бәйле вазгыять буенча уздырылган утырышта идарә башлыгы Рифкат Миңнеханов әнә шундый мәгълүматлар китерде.

 Татарстан районнары белән берлектә видеоконференция режимында барган әлеге чарада министр урынбасары Евгений Дәүләтшин белдергәнчә, транспорт чаралары белән идарә итүчеләр гаебеннән 3404 (узган елгыдан 1,6 процентка азрак) һәлакәт булган, шулар нәтиҗәсендә 407 кешенең (2 процентка күбрәк) гомере өзелгән һәм 4506сы (6,3 процентка азрак) җәрәхәтләнгән. Казанда гына да 1257 шундый һәлакәттә 82 кеше үлгән, 1543е имгәнгән.

 Исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән 296 һәлакәт (2,8 процентка артык) булып, 56 кеше өчен ул фаҗигагә әйләнгән, 446 кеше тән җәрәхәтләреннән изаланган. Ә инде җәяүлеләр гаебе белән булган 487 (узган елгыдан 14,3 процентка ким) шундый очракта 67 кеше (21,2 процентка азрак) үлгән, 434е (16,4 процентка кимрәк) имгәнгән-җәрәхәтләнгән.  Казанда җәяүлеләр 188 һәлакәткә сәбәпче булган, 15е үлгән һәм 179ы имгәнгән һәм яраланган.

 Утырышта катнашкан ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Евгений Дәүләтшин сүзләренчә, автобуста пассажир ташучылар гаебе белән республика юлларында 266 (узган елгы 9 айдан 8,8 процентка күбрәк) һәлакәт булган, нәтиҗәдә, 28 кешенең гомере өзелгән (2 тапкырга артык), 358е яраланган (8,2 процентка күбрәк).

 Р.Миңнеханов исә юлларның канәгатьләнерлек сыйфатта булмавы һәлакәт килеп чыгуга этәргән 739 очрак (10,5 процентка азрак) нәтиҗәсендә 82 кеше үлүен, 897се җәрәхәтләнүен дә искәртеп үтте.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100