news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 9 айда республикада тычкан бизгәге белән зарарлану очрагы 960ка җитте

Моннан тыш, котыру авырулы хайваннар тешләгән 9621 очрак мәгълүм дип белдерде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча территориаль идарәсеннән Н.Фәтхуллина

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 9 айда республикада тычкан бизгәге белән зарарлану очрагы 960ка җитте (былтыр – 430), кайбер районнарда уртача күрсәткечләрдән ул 2-7 тапкырга артык. Аеруча Нурлат, Алексеевск, Чирмешән, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә районнары бу исемлекнең алдында тора, дип белдерде бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышында сүз алган Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Наилә Фәтхуллина.

 Моннан тыш, котыру авырулы хайваннар тешләгән 9621 очрак теркәлгән, бигрәк тә Актаныш, Апас, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнарында ул еш күзәтелгән. Нәтиҗәдә, хәзерге вакытта 151 торак пунктта котыру авыруы йоктырган 184 очрак мәгълүм, диде Н.Фәтхуллина.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100