news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 9 ай эчендә Татарстанда коррупция юнәлешендәге 993 җинаять ачыкланган

Ришвәтчелек белән бәйле 454 факт теркәлгән.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елның 9 ае эчендә коррупция юнәлешендәге 993 җинаять ачыкланган. Алар буенча китерелгән зыян күләме 323 млн сумны тәшкил итә, ул тулысынча кайтарылган. Бу хакта бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин белдерде.

Барлык җинаятьләрнең 962се дәүләт хакимиятенә каршы дип бәяләнгән. Алар күбрәк вазифаи җинаятьләр белән бәйле. Күчемсез милек белән эш итү, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэминат, мәгариф коррупция аеруча киң үтеп кергән тармаклар булып санала. Күчемсез милек белән эш итү өлкәсендә 339, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэминатта 246, мәгариф тармагында 148 факт теркәлгән.

Агымдагы елда 454 ришвәтчелек факты ачыкланган, аларның 43 – зур күләмдә. Моннан тыш, ришвәт алу белән бәйле 190, ришвәт бирүгә һәм ришвәтчелектә арадашлык итүгә кагылышлы 264 факт теркәлгән. Ришвәтнең уртача күләме 105 мең сум тәшкил иткән. Законсыз бирелгән акчалата бүләкләрнең гомуми суммасы 47 млн сумнан артык булган. Ринат Акчурин әйтүенчә, ришвәтчелек фактларының якынча 46 процент өлеше көнкүреш өлкәсенә карый.

Россия Федерациясе Җинаять кодексына кертелгән "Вак ришвәтчелек" 291.2 маддәсе буенча 108 җинаять ачыкланган. 598 вазифаи җинаять буенча эшләр судка тапшырылган, 239 кеше хөкем ителгән. Ринат Акчурин ришвәт күләме 10 мең сумнан артмаган очракта гына, шушы маддә кулланылуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, коррупцион җинаятьләр кылган өчен 280 кеше үз җәзасын алган. Вазифаи затларның категориясенә килгәндә, муниципаль структура алда бара - 66 кеше, шул исәптән төрле муниципаль берәмлекләрнең 30 башлыгы. Үз максатына ирешү өчен урындагы вазифаи затларны акча белән сатып алырга омтылган 104 гражданин хөкем ителгән. 

Ринат Акчурин быел төрле муниципаль районнарда коррупцион фактларны ачыклау максатыннан тикшерүләр уздырылганын билгеләп узды. Быел Эчке эшләр министрлыгы Аппараты хезмәткәрләре республиканың Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Буа, Биектау, Зәй, Лаеш, Минәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай, Чистай районнарында җинаятьләр ачыкланган. “Гамәлгә ашырыла торган барлык чаралар комплексы коррупцион юнәлештәге җинаятьләр ачуда уңай динамиканы булдырырга мөмкинлек бирде”, - дип белдерде Ринат Акчурин.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100