news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 896 мәктәптә һәм өстәмә белем бирү оешмасында шахмат зоналары булдырылган

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова шахмат уенын баланы иҗади яктан үстерә дип саный.

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстанның 896 мәктәбендә һәм өстәмә белем бирү оешмасында шахмат зоналары булдырылган.

«"Бердәм Россия" партиясенең талантлы балаларны үстерүгә юнәлтелгән махсус проекты нигезендә республика мәктәпләрендә шахмат зоналары булдырыла. Быел 896 мәктәптә һәм өстәмә белем бирү оешмасында 970тән артык шахмат зоналары эшләнде», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Татьяна Ларионова шахмат уенын баланы иҗади яктан үстерә дип саный.

«Бу эшчәнлек сәләтле яшьләрне республикада калдыруга юнәлдерелгән. Без талантлы балаларның Татарстан уңышлары күбесенчә алар кулында икәнен белүләре яклы», — диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100