Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел 7 айда Татарстанда 12 меңнән артык балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган
Эшкә алганда социаль яклауга аеруча мохтаҗ үсмерләргә өстенлек бирелә.
(Казан, 8 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел 7 ай эчендә 14 яшьтән 18 яшькәчә 12 мең 442 бала вакытлыча эшкә урнаштырылган. Бу планның 61 процентын тәшкил итә. Бүген шул хакта Татарстан Хөкүмәте йортында Балигъ булмаган балаларны җәйге чорда эшкә урнаштыру, аларның иминлеген тәэмин итү темасына узган брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
2017 елда җәйге каникул чорында 14-18 яшьтәге гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен 26,2 миллион сум күләмендә акча каралган. Ел дәвамында барлыгы 20,5 мең балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла.
"Эшкә алганда социаль яклауга аеруча мохтаҗ үсмерләргә өстенлек бирелә. 7 ай эчендә шундый 3,8 мең кеше эшкә урнаштырылган, бу – барлык үсмерләрнең 31 проценты", – дип белдерде Эльмира Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз