news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 6 айда Татарстанда диспансеризациядә теркәлгән ракның 75 проценты – башлангыч стадиядә

Бүген яман шеш вакытында ачыкланып, 5 елдан артык яшәүчеләр 57-58 процент тирәсе, ди республика онкологлары.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 нчы елның 6 ае эчендә Татарстанда диспансеризация барышында яман шешне ачыклау очраклары 17 процентка арткан. 735 очракның 75,4 проценты – 1 һәм 2 стадиядәге рак. Бу мәгълүматларны бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.

Искәртеп узабыз, Казанда Татарстанда онкология хезмәтенең 70 еллыгына багышланган “Яман шешне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе” темасына ике көнлек конференция уза.

Министр агымдагы елның Онкологик авыруларга каршы көрәш елы булуын искәртеп, быел диспансеризация нәтиҗәлелеге артуын билгеләп узды. “Ракның күбрәк башлангыч стадиядә ачыклануы – безнең казаныш. Димәк, без бу авыруларны коткарып кала алачакбыз дигән сүз”, - дигән ышанычын белдерде ул.

Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин бүген хатын-кызларда сөт бизләре рагының, ир-атларда простата бизе рагының беренче урында булуын әйтте. Үпкә, эчәклектә яман шеш күрсәткечләре дә югары. Ә менә үңәч рагы очраклары ике тапкырга кимегән - бу хакта Татарстан һәм Идел буе федераль округының баш онкологы, КДМА ректоры Рөстәм Хәсәнов. Ул үңәч рагын кисәтү юнәлешендә зур эш башкарылуын билгеләп узды.

Гадел Вафин 2016 нчы елның соңгы 8 аенда рактан үлем күрсәткечләренең бераз гына артуын билгеләп үтте (+0,6 процент). Шулай да үсеш, алдагы елларга караганда, күпкә акрынайган. “Бу без куйган тырышлыкның нәтиҗәсе бар дигән сүз. Онкология хезмәтендә төп бурыч – яңа технологияләрне кертү белән беррәттән, беренчел ярдәм күрсәтү челтәрендә авыруны башлангыч чорда ачыклау. Бу юнәлештә күп эшлибез. Вакытлы диагностика һәм дәвалау гомерне озайта. Бүген яман шеш вакытында ачыкланып, 5 елдан артык яшәүчеләр 57-58 процент тирәсе”, - диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100