news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел 31 декабрь ял көне булачак

Россия халкы 31 декабрьдән 12 көнлек Яңа ел каникулларына китәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

«31 декабрьдән, чәршәмбедән, озакка сузылган 12 көнлек Яңа ел каникулларына китәчәкбез», - диде Бессараб.

Элегрәк депутат 2025-2026 Яңа ел каникуллары 12 ел эчендә иң озын ял булачак, дип сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot