Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел 3 көндә республикада кеше үтерүнең 5 һәм кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуның 21 очрагы теркәлгән
Яңа елны каршылау төнендә җәмәгать тәртибе сагына 2350дән артык хокук сакчысы җәлеп ителгән
(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа елның беренче атнасында, узган елның соңгы атнасы белән чагыштырганда, җинаятьчелек фаразланганча беркадәр арткан. Аерым алганда, 26 декабрьдан 2 гыйнварга кадәр арада Татарстанда 631 җинаять кылынган.
Быел 3 көндә исә республикада кеше үтерүнең 5, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуның 21 очрагы теркәлгән һәм бу хәлләрнең күпчелеге исерек килеш килеп чыккан. Шул исәптән Казан, Түбән Кама, Бөгелмә калаларында кешеләргә һөҗүм итүнең 3 очрагы да. Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләре шушы җинаятьләрнең барысын да “кайнар эзләр” буенча ачкан.
Яңа елны каршылау төнендә җәмәгать тәртибе сагына республика хокук сакчыларының 2 меңнән артыгы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең 350 хәрбие җәлеп ителгән. Җыеп кына әйткәндә, ул төндә чыршы урнаштырылган һәм халык күңел ачкан 103 урында тәртип тәэмин ителгән.
“Татар-информ”га бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз