news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 1940 еллардан башлап документлар цифрлаштырылачак - Ирада Әюпова

Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе федераль агентлыкка да үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Документларны архивларда саклау кәгазь эшеннән электрон вариантка күчү тенденцияләрен күздә тота. Татарстанның Юстиция министрлыгы белән берлектә, республиканың норматив-хокукый актларын интеллектуаль-эзләү системасын булдыру буенча эш үткәрелгән. Быел 1940 еллардан башлап документлар цифрлаштырылып, шушы системага кертеләчәк. Бу хакта бүген Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган Ирада Әюпова белдерде.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль Архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов катнашты.

Комитет җитәкчесе Ирада Әюпова Андрей Артизовка үтенеч белән мөрәҗәгать итеп: "Дәүләт комитеты, республика тарихы буенча документларның цифрлы коллекциясен булдыру өчен, федераль архивлардан документларның күчерелмә нөсхәләрен алуга өметләнә", - дип белдерде.

Ирада Әюпова 2016 елда Бердәм архив мәгълүмати системасы гамәлгә кертелгәнен билгеләп узды. Бүген аңа 3 дәүләт, 41 муниципаль архив тоташтырылган. Система архивларның фәнни-белешмә аппаратына, каталогларга виртуаль кереп булуны күздә тота. Хәзерге вакытта системага 1 млн нан артык эш исеме кертелгән. Система үсешендә чираттагы этап булып, аңа комплектлау өчен чыганакларны кертү, шулай ук цифрлы контент, ягъни документлар белән максималь тулыландыру тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100