news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел 17 меңнән артык беренче сыйныф укучысы “Игелекле эшләр көндәлеге” алды

Балалар уку елы дәвамында кылган игелекле гамәлләрен язып барачак.

Быел 17 меңнән артык беренче сыйныф укучысы “Игелекле эшләр көндәлеге” алды
Рамиль Гали/архив

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Григорий Князев). 1 сентябрьгә Казанда 17 меңнән артык беренче сыйныф укучысы “Игелекле эшләр көндәлеге” алды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә “Игелек декадасының” өченче атнасы башлануга багышланган докладында Казан шәһәре башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, балалар ел дәвамында кылган игелекле гамәлләрен язып барачак.

Моннан тыш, җирле һәм дәүләт хакимияте вәкилләре, шәфкатьлелек оешмалары җитәкчеләре, артистлар, спортчылар, танылган кешеләр катнашында “игелек дәресләре” узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot