news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясен тәмамлаган 16 кешегә ислам фәннәре докторы исеме бирелгән

Болгар ислам академиясен тәмамлаган 16 кешегә ислам фәннәре докторы исеме бирелгән
Салават Камалетдинов

Болгар ислам академиясен тәмамлаган 16 кеше ислам фәннәре докторы дини дәрәҗәсенә лаек булган. Бу турыда Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов бүген Казанда «СССРда ислам һәм мөселманнар» бөтенроссия конференциясендә әйтте. 

«Россия тарихында беренче тапкыр безнең чыгарылыш укучыларыбыз арасыннан барлыгы 16 кешегә ислам фәннәре докторы исеме бирелде. Алар арасында Россия мөселманнары лидерлары, Татарстан Республикасының Изге Коръәнне һәм абруйлы сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрид хәзрәт Салман, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бар», – диде ул.

Аның сүзләренчә, мөселманнар, башка дин вәкилләре кебек үк, бик яхшы шартларда яши. Бүген дәүләт мөселманнарга хөрмәт белән карый һәм тарихка керткән өлешебезне аңлый, диде Айнур Тимерханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100