Бүген, 26 гыйнварда, студентлар һәм аспирантлар өчен «Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар кабул ителә башлый. Аларның проектлары шәхси тикшеренүләре нигезендә эшләнгән һәм базарга чыгу потенциалына ия булырга тиеш.
Быел 1,5 мең кеше үз эшләнмәләрен гамәлгә ашыруга берәр миллион сум акча алачак. Бу 2022 елга караганда 500гә күбрәк. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
«Россия Президенты Владимир Путин илнең технологик суверенитетын һәм икътисади иминлеген тәэмин итү буенча өстенлекле максатлар куйды. «Студентлар стартабы» конкурсы аларны хәл итү инструментларының берсе булды. Киләчәктә яшьләргә ярдәмне тагын да көчәйтү планлаштырыла. 2024 елда грантны 2 мең кеше, 2030 ел ахырына 30 меңгә кадәр кеше алачак», - диде хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
«Бүген Россиянең югары уку йортларында студентларны әзерләү алымнары тамырдан үзгәрде. Заманча икътисадка бизнес-идея уйлап табарга һәм аны реаль продуктка, хезмәткә яки технологиягә әверелдерергә сәләтле яңа үрнәктәге белгечләр кирәк», - диде Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.
«Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар 2023 елның 3 апреленә кадәр кабул ителә.