news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел 135 югары уку йорты документларны онлайн кабул итәчәк

Узган ел 20 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы документларын «Югары уку йортына онлайн керү» сервисы аша тапшырган.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәтләре порталында мәктәпне тәмамлаучылар онлайн рәвештә гариза бирә ала торган югары уку йортларының саны 135гә кадәр артачак.

Әлегә кадәр «Югары уку йортына онлайн керү» сервисыннан файдаланучыларга 54 югары уку йорты ачык иде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Узган ел югары уку йортларына документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирү мөмкинлегеннән 20 меңнән артык абитуриент файдаланган. Мондый форматта 70 меңгә якын гариза бирелгән.

«Система техник яктан әзер, һәм без суперсервисны барлык дәүләт югары уку йортларына да куллана алабыз. Аннары коммерциялеләрне тоташтырачакбыз», – дип искәртте Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

Быел «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисында өстәмә керү сынауларына язылырга, көндезге-читтән торып уку һәм читтән торып уку формаларына, максатчан кабул итүгә гариза бирергә, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында кулланучының цифрлы профильле аттестаты турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot