news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел 10 миллионга якын гаилә балаларга бердәм айлык пособие алачак

Быелдан башлап Россиядә якынча 10 млн гаилә бала тәрбияләү өчен ай саен яңа бердәм пособие алачак.

«Агымдагы елдан бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә айлык бердәм пособие түләнә башлый. Ул якынча 10 млн гаиләгә билгеләнә», - диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәт эше турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда.

Моңа бәйле рәвештә, дәүләтнең төп бурычларының берсе - халыкка сакчыл карау, ә аның мөһим өлеше - аналарга һәм балаларга ярдәм итү, диде ул.

Мишустин искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча соңгы ике елда Хөкүмәт мохтаҗ гаиләләр өчен дәүләт ярдәменең тулы системасын (йөклелек чорыннан алып бала 17 яшькә җиткәнче) төзеде.

news_right_1
news_right_2
news_bot