news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 10 айда Татарстанның суд приставлары тарафыннан 914 чит ил гражданы РФ чикләреннән сөрелгән

Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең чит ил гражданнарын вакытлыча тоту буенча махсус учреждениеләренә озатылуга чиратта тагын 178 кеше исәпләнә

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елда 891 чит ил гражданына карата судлар тарафыннан Россия Федерациясе территориясе чикләреннән административ куып чыгару турында карарлар кабул ителгән. Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында Татарстан хокук саклау органнарының легаль булмаган миграциягә каршы тору юнәлешендәге эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә министрлыкның полиция участок вәкилләре эшчәнлеген һәм балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Зөфәр Гарәфиев хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, 2014 нче елның 10 ае эчендә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан суд хөкемнәре буенча 914 чит ил гражданы Россия чикләреннән сөрелгән, боларга 2013 нче елда куылуга каралган затлар да керә.

“2014 нче елның 1 нче ноябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең чит ил гражданнарын вакытлыча тоту буенча махсус учреждениеләренә куылуга тагын 178 кеше бар иде”, - дип белдерде Зөфәр Гарәфиев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100