news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 10 айда Суд приставлары хезмәтенә 54 млрд. сум акча таләп итеп алу йөкләнгән

Татарстанда 43 мең кешедән алимент таләп итү буенча эш кылынган, баласына алимент түләмәгән аталарга карата 703 җинаять эше кузгатылган һәм 1800 алиментчы эзләүдә

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хезмәт хакы, алиментлар, Пенсия фондына иминият взнослары буенча бурычлары булганнардан акча түләтү Суд приставлары хезмәте эш юнәлешләренең өстенлекле – социаль әһәмиятле өлеше булып тора. Быел 10 айда Татарстанда Арбитраж суды тарафыннан Суд приставлары хезмәтенә бирелгән 855 мең башкарма документ (бу узган елгы шушы вакыттагыдан 1/3 тапкырга күбрәк) буенча 54 млрд. сум (былтыр 10 айда – 20 млрд. сум) акча таләп итеп алу йөкләнгән.  

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Пенсия фондына взнослар тупланышы мәсьәләләре темасына уздырылган матбугат конференциясендә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Флорид Галиханов  әнә шул хакта игълан итте. Суд хәл иткәнне гамәлгә ашыруны йөкли торган башкарма документлар быел 1/3 тапкырга, ә таләп итеп алынасы сумма 3 тапкырга диярлек артуына игътибарны юнәлтеп, Ф.Галиханов шушы 10 айда гражданнарга һәм юридик затларга 22 млрд. сум (былтыр шушы вакытта – 10 млрд. сум) акчаны кайтаруга ирешелгәнен, ул 22 млрд. сумның 2 млрд. сумын төрле дәрәҗә бюджетларга күчерелүен басым ясап әйтте. «Пердприятие һәм оешмалар, җәмгыять җитәкчеләренә зур суммада бурыч туплаудан ни мәгънә, алай иткәнче, тиешле сумманы, законда каралганча, вакытында күчереп бару күпкә отышлы, югыйсә. Эш судка барып җиткән икән, суд карарыннан соң 5 көн эчендә аларга үзлекләреннән түләү өчен вакыт бирелә, тавыш куптарганчы, шушы арада булса да бурычыңнан котылу кирәк», - дип искәртте Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле.
 

Аерым алганда, хезмәт хакын таләп итеп түләтү буенча баршкарма документлар саны ягыннан да, суммасы ягыннан да былтыргыдан 2 мәртәбәгә арткан. Аның каравы, алимент түләүдән качып йөрүчеләр саны узган елгыдан кими төшкән, һәм моны Ф.Галиханов массакүләм матбугат чаралары белән берлектә алып барылган эшнең нәтиҗәсе дип саный. Ләкин куанырга ашыгасы түгел, чөнки алиментлар суммасы зур һәм 10 айда республика буенча 43 мең кешедән (күпчелеге - аталар, беразы - аналар, балалар) алимент таләп итү буенча эш кылынган, баласына алимент түләмәгән аталарга карата 703 җинаять эше кузгатылган һәм 1800 алиментчы эзләүдә.

Очрашуда катнашкан Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Фирая Абдуллина сүзләренчә, хәзерге вакытта әлеге фондка иминият взносы түләү буенча бурыч 1,6 млрд. сумга җиткән, шуның 1 млрд. сумы мәҗбүри рәвештә түләтелергә тиешлеге хәл ителгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100