news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел 1 сентябрьдән мәктәпләрдә педагогик профильле класслар ачу ниятләнә

Быел Татарстан мәктәпләрендә психологик-педагогик юнәлешле класслар ачылышы ниятләнә.

Бу хакта бүген Казан педагогик көллиятендә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды. Утырышта педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында сөйләшү бара. 

Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов педагогик класслар тәҗрибәсе элек тә булганын искәртте. "Хәзер шул традицияне торгызабыз. Педагогик класслар өчен уку планнарына килгәндә, педколледж, педвузларның фәнни-педагогик потенциалын кулланмакчы булабыз", - диде Поминов.

news_right_1
news_right_2
news_bot