news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Буыннар элемтәсе» республика ярышлары финалында Буа командасы өченче урын алды

«Буыннар элемтәсе» республика ярышлары финалында Буа командасы өченче урын алды. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.

Йөзү бәйгесе Казанның Су спорты төрләре сараенда узды. Анда Татарстаннан 42 команда катнашты. Ярышның шарты буенча командада ике кеше – берсе ундүрт яшькәчә, икенчесе алтмыштан узган яшьтә булырга тиеш. Буалы команда составында Адав-Толымбай авылында яшәүче Илгиз Хәйруллин һәм Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Диана Миңнебаева көч сынашты.

Катнашучылар ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә шәхси беренчелеккә ярыштылар, аннары шундый стильдә шулай ук 50шәр метрлы катнаш эстафетада тизлек сынадылар. Шул рәвешле, районның спорт ветераннары советы рәисе Вячеслав Шурбин җитәкләгән команда шәхси беренчелектә беренче бишлеккә керде, катнаш эстафетада өченче, гомумкоманда буенча исәптә шулай ук мактаулы өченче урынга лаек булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot