news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буыннар арасындагы чылбыр өзелергә тиеш түгел - Римма Ратникова

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары "Татар яшьләре көннәре" форумы төбәкләрдәге милли традицияләрне саклуда зур роль уйнавын билгеләде.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). "Буыннар арасындагы чылбыр өзелергә тиеш түгел" - бу фикерне кичә "Татар яшьләре көннәре" форумы делегатларына Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова җиткерде.

"Мин бу чарада чит кеше түгел. Аны 90-х еллар башында башлап җибәргән идек. Шул мизгелдән 27 ел узган. Максатларыбыз үзгәрдеме? Юк, шул ук, әмма без аларга якынайдык. Тик аларга ирешү өчен безгә җиң сызганып эшләргә кирәк. Буыннар арасындагы чылбыр өзелергә тиеш түгел", - дип сөйләде Римма Ратникова.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы уза. Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан килгән 150 делегат Ульяновск, Самара, Тольяти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100