Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бута авылы халкы үзара салым акчасына урам яктырткычларын яңартырга исәпли
Үзара салым күләмен быел да кеше башыннан 200 сум итеп калдырганнар.
(Әлмәт районы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының Бута авылында референдумда катнашырга тиешле 263 кеше санала. Алдагы еллардагы кебек үзара салым күләмен быел да кеше башыннан 200 сум итеп калдырганнар. Алар үзара салым акчасына урам яктырткычларын яңартырга исәпли. Бу турыда район басмасы яза.
Кеше аз булгач, җыелган акча да әллә ни күп чыкмый. Ләкин субсидия белән ул шактый артып, 200 мең сумнан артып китә. Биредә читтә яшәүчеләр арасында да туган төбәкләре язмышына битараф булмаганнар очрый, диелгән әлеге хәбәрдә.
"Авыл халкы референдумга аңлаешлы карый. Соңгы елларда алга китеш күзәтелә. Мисал өчен, 2016 елда җыелган үзсалым акчасына чиркәүдән зиратка кадәрге юл төзекләндерелде. Узган ел күпер астына су тоткарлыксыз аксын өчен 3 торба урнаштырдык һәм юлга вак таш җәйдек", - диде Бута башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Любовь Зайцева.
Үзара салым акчасына зират коймаларының да бер өлеше алыштырылган. Быел калганы тәртипкә китерелә. Киләсе ел өчен дә эш билгеләнеп куелган. Җыенда урамдагы яктырткычларны нормага китерү турында сүз барган. Үзсалым акчалары һәм аңа өстәп хөкүмәттән бирелгән субсидия шуңа тотылачак.
"Үз өлешемне керттем, кертәчәкмен. Әлбәттә, референдумда теләп катнашам. Хәзер 200 сум зур акчамени?" - диде механизатор булып эшләүче Юрий Гришин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз