Татарстанда быелгы "Урман атнасы"нда 300 га мәйданда 1,3 млн үсенте утырту планлаштырыла

8-14 сентябрьдә уздырылачак акциядә Татарстанның теләге булган һәр кешесе яки Татарстан Республикасы кунагы катнаша ала.

(Казан, 31 август, "Татар-информ"). 8-14 сентябрь көннәрендә Татарстанда "Урман атнасы-2018" республика табигать саклау акциясе узачак. Әлеге акцияне уздыру Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының "Яшә, урман!" көзге акциясен уздыруга багышлана. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Ел саен уздырыла торган "Урман утырту көне" һәм "Урман атнасы" Татарстан Республикасында ике этапта: язын һәм көзен, 2010 елдан башлап Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән һәм республиканың Министрлар Кабинеты карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Инде күркәм гадәткә әйләнгән табигать саклау акциясе быел "Волонтер елы" дигән баш астында узачак. Төп чара ике мәйданда: Казанда һәм Питрәч муниципаль районында үткәрелә.

Казанда Вахитов исемендәге скверда 400 данә күләмендә Европа чыршысын, гади миләш һәм вак яфраклы юкә утырту планлаштырыла. Әлеге кишәрлектә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашачак. 200 кешенең катнашуы көтелә.

Моннан тыш, чара Казанның Шәһәр яны урманчылыгы мәйданчыгында да узачак: Питрәч муниципаль районында – Иске Шигали авылы янәшәсендә моның өчен урын әзерләнгән. Әлеге территориядә гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагачы, иенке каен һ.б. утырту планлаштырыла.

Шәһәр яны урманчылыгыннан урын сайлау, иң беренче чиратта, аның Казанга якын булган урман фонды территориясе булуы белән аңлатыла. Шәһәр яны урманчылыгындагы агач утыртылачак урынның мәйданы 10 га тәшкил итә. Әлеге территорияне урманга әйләндерү өчен 60 мең данәдән артык күләмдә утырту материалы файдаланган.

Акциядә теләге булган һәркем яки Татарстан Республикасы кунагы катнаша ала. Теләге булганнар өчен Министрлык тарафыннан утырту материалы һәм инвентарь тәэмин ителәчәк.

Үз чиратында, башка муниципаль районнарның урман фондларында да агач утырту, урман фондын көнкүреш калдыкларыннан һәм коры-сарыдан чистарту буенча төрле чаралар оештырылачак, мәктәп урманчылыкларында экология дәресләре уздырылачак. Көзге акция кысаларында 300 га мәйданда 1,3 млн үсенте утырту планлаштырыла.

  • Урман атнасының төп максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт.