news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов метаннан комбикорм ясау буенча эш төркеме төзергә тәкъдим итте

Әлеге технология терлекчелек өлкәсенең чит илдән кертелгән сояга бәйлелеген киметергә, терлек азыгын туклыклы һәм сыйфатлы кушылмалар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). «Татнефтехиминвест-холдинг» ының директорлар советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка метаннан биопротеин әзерләү буенча инновацион алымны күрсәттеләр. Президент метаннан азык кушылмалары ясау буенча эшче төркем төзергә тәкъдим итте.

«Перспективалы, кызыклы тема. Газ эшкәртү буенча барлык сорауларга да җавап бирергә тырышыйк. Без терлекчелек белән күп шөгыльләнә торган республика. Бездә эчке кулланылыштан калган продуктлар бик күп, безгә берничә эшләтеп җибәрү комплексы төзергә кирәк булачак», — диде ул.

Республикада метаннан биотехнологик азык аксымы җитештерү буенча тәҗрибә-сәнәгать җайланмаларын гамәлгә кертү турында «Метаника» (газдан аксым синтезлау проектын гамәлгә куя торган биотехнология компаниясе) компаниясе башлыгы Сергей Глухих сөйләде.

«Метаннан азык кушылмалары ясауны, катнаш азыкны яхшыртуны уникаль тема дип саныйм. Әйдәгез эш төркеме булдырыйк. Бу бик яхшы идея. Беренчесе — бездә бактерияләр бармы һәм без нәрсә эшләячәкбез? Икенчесе — бу экология параметрларына туры киләме? Боларның барысын да тикшерергә кирәк. Шушы сорауларга җавап табу мөһим», — диде Татарстан Президенты.

Биопротеиннар җитештерү схемасы түбәндәгедән гыйбарәт: бактерияләрне зур савытларда — реакторларда үрчетәләр, анда микроорганизмнар өчен энергия чыганагы булган тозлар, микроэлементлар, кислород һәм метаннан торган сыек тирәлек булдырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100