Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда оешмаларның 70 проценты - шәхси
Татарстанда оешмаларның 70 проценты - шәхси
(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). 2004 елда Татарстанда теркәлгән коммерция оешмалары саны 9,5 процентка арткан һәм 59,2 мең тәшкил итә. Предприятие һәм оешмаларның Бердәм дәүләт теркәве мәгълүматлары буенча, үсеш җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр саны үсү нәтиҗәсендә 16,3 процентка арткан, аларның саны 39 мең булган. Унитар предприятиеләр саны 12,8 процентка кимегән, 1834 калган. Акционерлык һәм иптәшлек җәмгыятьләре саны үзгәрмәгән диярлек. Алар - 11,1 мең.
Предприятие һәм оешмаларның Бердәм дәүләт теркәвендә филиал һәм башка нигезләнгән бүлекчәләрне дә исәпкә алып, 82 мең оешма теркәлгән. Моннан тыш, республикада 155 мең шәхси эшмәкәр, аларның бары тик 48 меңе генә дәүләт теркәлүен һәм яңадан теркәлүне үткән.
Милек формалары буенча предприятиеләр шәхсигә - 70 процент, иҗтимагый - 9,5 процент, муниципаль - 7,7 процент, дәүләтнеке - 7,1 процент, Россиянең кушылган - 3,8 процент, башкаларга (1,9 процент) бүленгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз