news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Статистика хезмәте ир-атларның һәм хатын-кызларның хезмәт хакларын чагыштырачак

Татарстанстат 111 меңнән артык оешмадан мәгълүмат җыя.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Федераль дәүләт статистика хезмәте ир-атларның һәм хатын-кызларның хезмәт хакларын чагыштырып караячак.

«Быел хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары төрле һөнәрләр, вазыйфалар һәм белем дәрәҗәсе буенча чагыштырылып, киң мәгълүмат эшләнәчәк. Шулай ук ир-атларның һәм хатын-кызларның хезмәт хаклары чагыштырып каралачак», — Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина.

Татарстанстат 111 меңнән артык оешмадан мәгълүмат ала. Бүгенге көндә зур һәм урта предприятиеләрдәге хезмәт хаклары ай саен тикшерелеп тора икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot