Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер атна эчендә Казанда бензин бәяләре арткан
Автомобиль бензинының барлык маркаларына да бәя кыйммәтләнгән.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Казанда өченче атна рәттән дизель ягулыгына бәяләр үзгәрешсез тора, бер литры 48,68 сумны тәшкил итә. Бензин бәясе кыйммәтләнә бара.
Әлеге мәгълүматларны Татарстанстат сайты урнаштырган.
18-25 октябрь чорында автомобиль бензинының барлык маркалары да кыйммәтләнгән. АИ-92 маркасының бер литры 7 тиенгә арткан һәм 45,05 сум булган.
АИ-95 маркалы бензинның бер литры 48,36 сумнан 48,48 сумга күтәрелгән.
АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы ягулыклар 25 октябрьгә 57,14 сум булган, ә бер атна элек 24 тиенгә арзанрак торган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз