Татарстанда шәхси төзелеш өчен җирләр бер ел эчендә 2 процентка арзанайган

Бу вакыт эчендә сәнәгать билгеләнешендәге җир 8 процентка кыйммәтләнде, ә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирнең уртача бәясе үзгәрмәде.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бәясе елына уртача 2 процентка кимегән, ә сәнәгать билгеләнешендәге җир шул ук вакытта 8 процентка арткан. Бу хакта «Авито Недвижимость» хәбәр итә.«2019 елның III кварталында Татарстан шәхси торак төзелеше өчен җир мәйданнарыннан файдалану мөмкинлеге буенча төбәкләр рейтингында 19нчы урынга чыкты. Бер сутый җир бәясе уртача 60 мең сум булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 процентка кимрәк», – дип билгеләп үтә интернет-портал белгечләре.Шул ук вакытта алар бер ел эчендә Россия буенча шәхси төзелеш өчен җир кишәрлекләре башка категорияләрдән күбрәк, 3 процентка арзанайган дип күрсәтә. Аларның уртача бәясе бер сутыена 47 мең сумнан да ким түгел, бу Татарстандагыга караганда 13 мең сумга арзанрак.Татарстанда сәнәгать билгеләнешендәге җир кишәрлекләренең бәясе 8 процентка арткан һәм 156 мең 300 сум тәшкил итә. Россия буенча мондый участокларның бәясе уртача 90 мең 909 сум тәшкил иткән, бер ел эчендә ул 1 процентка кимегән. Аналитиклар тарафыннан каралган 16 төбәкнең җире гомумроссия дәрәҗәсеннән түбәнрәк бәяләрдән сатылган.Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләренең уртача бәясе, бер ел элек булган кебек үк, 35 мең сум тәшкил иткән. Ил буенча шундый ук мәйданнарның бәясе бер ел эчендә 1 процентка – 29 мең сумга кадәр кимегән. Шулай итеп, бу - Россиядә иң кулай җир төре.