Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә минималь хезмәт хакы артырга мөмкин
Документ 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакының күләмен 1 гыйнвардан 13 617 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр, ул парламентның түбән палатасының электрон базасында чыкты.
Закон проектының аңлатма документында әйтелгәнчә, акча 825 сумга, ягъни 6,4 процентка артачак. Бу 2,7 миллион кешенең хезмәт хакын арттырырга ярдәм итәчәк, аларның яртысы диярлек дәүләт учреждениеләрендә эшли.
Закон проектын гамәлгә ашыруга акча 2022 ел бюджетында каралган. Икътисадның реаль секторы оешмаларының өстәмә чыгымнары 17,4 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Документ 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.
Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме Росстат киләсе елга билгеләгән уртача хезмәт хакының 42 проценты буларак билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз