Икътисад министрлыгында авыл яшьләре белән эшләү программасы проекты каралачак

Коллегия утырышының көн тәртибенә барлыгы 4 мәсьәлә кертелгән
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Икътисад министрлыгында чираттагы коллегия утырышы узачак. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән. Аерым алганда, Сәнәгать һәм сәүдә, Урман хуҗалыгы минисрлыкларының эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча хисабы тыңланачак. Шулай ук муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге хакында доклад тыңланып, муниципалитетларда авыл яшьләре белән эшләү программасы проекты хакында фикер алышу узачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.