news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 августтан эшләүче пенсионерларга өстәмә түләүләр булачак

1 августтан тупланма пенсия, вакытлы пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме артачак.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). 1 августтан Татарстанда эшләүче пенсионерларның пенсияләре артачак. Яңадан исәпләү иминият кертемнәре кергән республиканың 256 мең кешесенә кагылачак. Бу хакта Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традицион индексациядән аермалы буларак, пенсия күләме теркәлгән коэффициентка арта. Август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле булачак: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә күбрәк. Әмма яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь арту 2020 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 279 сум.

Шулай ук 1 августтан тупланма пенсия, вакытлы пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100