news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Татарстанда 44 республика программасы гамәлгә ашырылачак

Иң масштаблы программалар – гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм торак төзелеше.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда быелга исәпләнгән республика программаларын формалаштыру дәвам итә, 2021 елда барлыгы 44 программа гамәлгә ашырылачак.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин традицион шимбә киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Хөкүмәте сайты хәбәр итә.

Докладчы билгеләп үткәнчә, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм торак төзелеше иң масштаблы программалар булды. 2021 елда 2 миллион 670 мең квадрат метр торак төзү күздә тотыла, бүгенге көндә пландагы күрсәткечнең 9 проценты үтәлгән инде.

Торак төзелешенең гомуми күләмендә социаль ипотека 10 проценттан артык тәшкил итә. Әлеге программа буенча план 25 процентка үтәлгән – бу 161 йортның сигезе инде файдалануга тапшырылган дигән сүз. 75 социаль ипотека йорты — югары, 38е – уртача, 40ы түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

8 330 шәхси торак йортның 651е (планның 7,8 проценты) файдалануга тапшырылган.

Министр шулай ук кыскача гына күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында да сөйләде. Программага 41 муниципаль берәмлектәге барлыгы 927 объект кертелгән.

Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100