news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпне сортларга дөрес аерган өчен салымның бер өлешен түләүдән азат итәргә ниятлиләр

Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы чүп-чарны дөрес эшкәрткән өчен РФ гражданнары һәм оешмаларны стимуллаштыру алымнарын булдырачак

Чүпне сортларга дөрес аерган өчен салымның бер өлешен түләүдән азат итәргә ниятлиләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Нурмәтова). Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы чүп-чарны дөрес эшкәрткән өчен РФ гражданнары һәм оешмаларны стимуллаштыру алымнарын булдырачак. Аларның берсе – салымнарның бер өлешен түләүдән азат итү. Әлеге чаралар Татарстанда да гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомстводан хәбәр иттеләр.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, стимуллаштыру чаралары Россия Федерациясенең барлык гражданнарына да каралган.

«Министрлык планнары буенча, юридик затлар һәм әзерләүчеләр икенчел чималны тапшырган өчен алына торган өстәмә кыйммәткә салымнан азат ителәчәк. Физик затларны исә физик затларның кеременә салымнан азат итәргә ниятлиләр», - дип искәрттеләр ведомствода.

РФ Хөкүмәте планнары нигезендә, стимуллаштыру алымнары каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагын үстерүгә комплекслы якын килергә, шулай ук 2024 елга калдыкларның 60 процентын утильләштерү һәм эшкәртүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда Европа Берлегенең иң катгый стандартларына җавап бирә торган чүп яндыру заводы төзеләчәге хакында хәбәр иткән иде инде. Чүп яндыру заводын сафка бастыру буенча әзерлек эшләре инде башланган, төзелеш эшләре ике елдан соң төгәлләнергә тиеш. Әлеге завод елына 550 мең тонна чүп-чарны эшкәртә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100