news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Титов COVID-19 аркасында кече бизнес өчен салым амнистиясен тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне «Россия чакыра!» форумында чыгыш ясаганда кече һәм урта бизнес компанияләре өчен салымнар һәм иминият взнослары буенча кичектереп түләүне өч айга озайту кирәклеген әйтте.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясеннән зыян күргән тармаклардан Россия кече һәм урта бизнесы салым амнистиясенә шат булыр иде, чөнки салым чигерүләреннән соң да түләр акча барыбер калмаячак. Бу хакта РИА Новостига Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне «Россия чакыра!» форумында чыгыш ясаганда кече һәм урта бизнес компанияләре өчен салымнар һәм иминият взнослары буенча кичектереп торуны өч айга озайтырга тәкъдим итте. Путин проблемаларның, барыннан да элек, җәмәгать туклануы һәм башка хезмәтләр өлкәсендә саклануын искәртте.

Владимир Путин зыян күргән тармаклардан кече һәм урта бизнес компанияләре өчен салымнар һәм иминият кертемнәре буенча кичектереп түләү вакытын озайтуны игълан итте. Менә дигән чара, бу бизнесны саклап калуга мөмкинлек бирәчәк. Әмма хакимият тагын да радикальрәк адым ясап, салым амнистиясе кертсә, бизнес бик рәхмәтле булыр иде», - дип саный Титов.

Аның фикеренчә, хәтта кварталдан соң да кичектерелгән салымнарны түләү ихтималы булмаска мөмкин. «Кече һәм урта бизнес өчен салым түләүләренә күз йому - финанс-бюджет мәсьәләсе генә түгел, социаль мәсьәлә дә. Сүз, эре корпорацияләр хезмәткәрләреннән аермалы буларак, тормыш итү өчен бизнеста акча эшли торган, беркайчан да артык дәүләт кертемнәре алмаган йөзләгән мең кеше турында бара», - дип искәртте омбудсмен.

«Бүген, алар өчен чын кара көн килеп җиткәч, дәүләт, мөгаен, шундый карар кабул итә алыр иде – бу чара бик кирәк», - дип саный Титов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100