news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Беларусь һәм Россия төбәкләре форумы Татарстанга яңа мөмкинлекләр ача

Татарстан предприятиеләре һәм белорус партнерлары арасындагы товар әйләнеше 1 миллиард доллар чамасы тәшкил итә.

Мөхәммәтшин: Беларусь һәм Россия төбәкләре форумы Татарстанга яңа мөмкинлекләр ача
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Беларусь һәм Россия төбәкләре форумы ике ил җитештерүчеләрен тагын да тыгызрак кооперациягә һәм яңа логистик чылбырлар төзүгә этәрә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип саный. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россия һәм Беларусь төбәкләренең җиденче форумы, быел гадәти булмаган форматта, дистанцион режимда узуына да карамастан, һаман да хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача. Шунысы мөһим, без эшне туктатмыйбыз, элемтәләрне, очрашуларны, хезмәттәшлекне дәвам итәбез», - диде Мөхәммәтшин форумда.

Аның сүзләренчә, Россия һәм белорус партнерлары арасындагы аралашу формасы ике илнең, шул исәптән Татарстан бизнесының да теләгенә җавап бирә.

Мөхәммәтшин Беларусь Республикасының Татарстанның зур сәүдә партнеры икәнлеген искәртте. 2017-2019 елларда Татарстан предприятиеләре һәм белорус партнерлары арасындагы товар әйләнеше 1 миллиард долларга җиткән. Беларусь Татарстаннан нефть химиясе продукциясе, органик химик кушылмалар һәм пластмасса сатып ала. Беларусь предприятиеләре Татарстанны авыл хуҗалыгы техникасы, пассажир транспорты, машина төзелеше продукциясе белән тәэмин итә.

Республика парламенты җитәкчесе шулай ук Татарстан һәм Белоруссиядә яшәүче халыклар арасында икътисади гына түгел, мәдәни элемтәләр дә урнашуын билгеләп үтте. Татарстан халыклары Ассамблеясы составында «Спадчына» («Мирас») белорус милли автономиясе оештырылган, ул Татарстанда гомер итүче белоруслар белән эшли. Республика югары уку йортларында белем алучы белорус студентларының саны да арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100