news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр исемлегенә слесарьлар һәм визажистлар керде

Исемлек республикада 2020-2022 елларда актуаль булачак 121 профессияне үз эченә ала.

Татарстанда ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр исемлегенә слесарьлар һәм визажистлар керде

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда 2020-2022 елларда актуаль булачак һөнәрләр исемлеген расладылар. Аерым алганда, анда слесарь, зоотехник, визажист, пешекче, кондитер, скважиналар бораулау, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге белгечләр һ.б. керде. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Исемлектә республика икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренә туры килгән 121 профессия һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге белгечлекләр санап үтелгән.

«Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләргә», - диелә документта.

Исемлекнең максаты – Татарстан Республикасында кадрлар әзерләү механизмнарын камилләштерү һәм сәнәгый (икътисади) үсешне кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандартларын гамәлгә кертү өчен шартлар булдыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100