news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк

2,5 меңнән артык урын – 1,5-3 яшьлек, калганы 3-7 яшьлек балаларга исәпләнгән.

Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк
татар-информ архивы

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге максатка 5,28 миллиард сум акча юнәлдерү күздә тотыла. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«2020 елда „Демография“ илкүләм проекты кысаларында без 1 сентябрьгә 14 балалар бакчасын файдалануга тапшырырга, сентябрь ахырына кадәр тагын 8 мәктәпкәчә белем белем бирү учреждениесе төзергә ниятлибез», - диде Гыймаев.

Шулардан 2,5 меңнән артык урын – 1,5-3 яшьлек, калганы 3-7 яшьлек балаларга исәпләнгән.

«Шул рәвешле, республикабыз һәм илебез яшь әниләр өчен менә дигән шартлар тудырачак, алар эшкә иртәрәк чыга алачак», - дип искәртте спикер.

Шул ук вакытта, 2010-2019 елларда республика программалары кысаларында һәм федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына Татарстанда 37,5 мең урынлы 239 балалар бакчасы сафка бастырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100