news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июль аенда мәктәп өчен канцелярия кирәк-яракларына уртача чек 55 процентка арткан

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, мәктәп укучыларының әти-әниләре кыйммәтлерәк һәм сыйфатлырак товарлар сатып ала башлаган.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Быелның июль аенда беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары алу өчен уртача чек 712 сум тәшкил иткән, бу 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда 55 процентка артыграк. Бу хакта RT телеканалы «Платформа ОФД» IT-компаниясе үткәргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә.

«Платформа ОФД» экспертлары билгеләп үткәнчә, мәктәп укучыларының әти-әниләре балалар өчен сыйфатлырак һәм бәясе дә югарырак булган товарлар сайлаган.

Рюкзаклар сатып алу ешлыгы 38 процентка арткан, әлеге товарга уртача чек исә 3 процентка кимеп, 1563 сум тәшкил иткән. Июль аенда көндәлекләрне азрак сатып ала башлаганнар – сатып алулар күләме 21 процентка азайган, шулай да әлеге мөһим мәктәп атрибутын сатып алу өчен узган елның июленә (142 сум) караганда уртача алганда 34 процентка күбрәк акча сарыф иткәннәр. Пеналның уртача чегы аеруча нык арткан. Июль аенда ул уртача алганда 799 сум торган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 60 процентка кыйммәтрәк. Сатып алулар күләме 26 процентка кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100