news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад министры Татарстанда эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында сөйләде

Республикада нефть базарындагы катлаулы хәл һәм пандемия шартларында икътисадны үстерү планы гамәлгә ашырыла.

Икътисад министры Татарстанда эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында сөйләде

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда хәзерге катлаулы шартларда икътисадны үстерү буенча чаралар планы гамәлгә ашырыла. Бу хакта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

Бәяләрне мониторинглау һәм контрольдә тоту, беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, хезмәт базары һәм мәшгульлек, риск зонасында калган икътисад тармакларына ярдәм итү, кече һәм урта эшкуарлыкка булышу, гомуми системалы чаралар кебек төп юнәлешләр буенча эш алып барыла.

Моннан тыш, Икътисад министрлыгы көн саен федераль һәм республика эшкуарларына ярдәм итү буенча барлык чараларны гамәлгә ашыру барышын күзәтә. Шулай ук бизнес вәкилләренә һәм гражданнарга ярдәм итү программалары турында адреслы мәгълүмат бирү буенча масштаблы эш оештырылган.

Министр сүзләренчә, икътисадны торгызуның мөһим юнәлеше - ихтыяҗны стимуллаштыру, кооперация эчендәге элемтәләрне җайга салу. Моның өчен Татарстанда республика маркетинг үзәге булдырылды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100