news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең «Внуково» аэропорты директорлар советы рәисе: Авиабилетларга бәя артачак

Бәяләрнең артуы чит ил һава суднолары буенча авиакомпанияләрнең лизинг түләүләре долларда исәпләнүе белән бәйле.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Россиядә авиабилетлар бәясе җәйгә 2019 елгы дәрәҗәгә әйләнеп кайтачак һәм артуын дәвам итәчәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәскәүнең «Внуково» аэропорты директорлар советы рәисе һәм милектәше Виталий Ванцевка сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, бәяләр инде 2022 елда ук күтәрелә башлаячак. «Тулаем алганда, 2020 елда бер үк юнәлешләрдә уртача чекның хакы 2019 ел белән чагыштырганда сизелерлек арзанайды», - дип искәртте Ванцев.

Ул аңлатып үткәнчә, бәяләрнең артуы чит ил һава суднолары буенча авиакомпанияләрнең лизинг түләүләре долларда исәпләнүе белән бәйле, ә Россия валютасының курсы 15-20 процентка кимеде. Моннан тыш, ягулык чыгымнары да артты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100