Миңнеханов директорларны хезмәткәрләргә чир йоктырган өчен җаваплылык турында кисәтте

ТР Президенты КАМАЗда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән саклану өчен кирәкле эшләнмәләр җитештерүнең барышы белән танышты.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Кама автогиганты медицина битлекләре, эпидемиягә каршы саклагыч костюмнар тегү һәм антисептиклар эшләп чыгаруны җайга салган. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән саклану өчен кирәкле эшләнмәләр җитештерүнең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, автогигантның туктаусыз эшләвен 25 меңгә якын кеше тәэмин итә. Тагын 9 меңгә якын хезмәткәр дистанцион эшкә күчерелгән. Предприятие башта ук коллектив арасында яңа коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен тиешле барлык санитар-эпидемиологик чараларны күргән.

«Коллективларны саклау бик тә мөһим. КАМАЗ – үз хезмәткәрләренең куркынычсызлыгына җитди якын килү үрнәге. Хәзер предприятиеләр куркыныч нокта булып тора. Кайбер объектларда коронавирус йоктыруга бәйле берничә очрак теркәлде инде. Мондый ваемсызлыкка юл куярга ярамый, җитәкчеләр кешеләрнең куркынычсызлыгы өчен шәхсән җавап бирә. Мин Роспотребнадзорга мондый эш бирүчеләрне җавапка тарттыруны сорап мөрәҗәгать иттем», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, Кама автогиганты үз хезмәткәрләрен саклау чаралары белән тәэмин итә, шулай ук Чаллының медицина учреждениеләренә шәхси саклану чараларын бушлай тарата. 2020 елның 27 апреленә автозаводта бер тапкыр кулланыла торган 7,8 мең медицина костюмы һәм 57,7 меңнән артык медицина битлеге эшләп чыгарылган.