news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин хезмәт хакының минималь күләме арттыру турындагы законны хуплады

Хезмәт хакының минималь күләме 2019 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән нисбәттә 7,5 процент тәшкил итәчәк.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елдан Россиядә хезмәт хакының минималь күләме 850 сумга артачак һәм аена 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин имза куйган тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

«Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 2020 елның 1 гыйнварыннан аена 12 мең 130 сум күләмендә билгеләргә», диелә документта.

Хезмәт хакының минималь күләме 2019 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән (аена 11 мең 280 сум) белән чагыштырганда 7,5 процент тәшкил итәчәк.

Документның финанс-икътисади нигезләүдә билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда бюджет даирәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга чыгымнар 20,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Шул исәптән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә 5,8 млрд сум һәм РФ субъектлары дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә 15,1 млрд сум туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100