news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Предприятиеләрнең роботлаштыруга мөнәсәбәтен үзгәртәчәкбез

Ул Россия җитештерүчеләренә производствода роботлар кертүнең өстенлекләрен күрсәтү буенча Татарстан сынау мәйданчыгы булачагын билгеләп узды.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов KazanSummit 2021 форумында предприятиеләрнең роботлаштыруга мөнәсәбәтен үзгәртергә тырышачакларын әйтте.

Ул Россия җитештерүчеләренә производстволарда роботлар кертүнең өстенлекләрен күрсәтү буенча Татарстанның сынау мәйданчыгы булачагын билгеләп узды.

«Без көндәшлеккә сәләтле булырга телибез. „KUKA Россия“ компаниясе белән эшләдек, без, һичшиксез, предприятиеләрнең автоматлаштыруга карашын үзгәртәчәкбез. Бәлки, кемдәдер шикләр бардыр, әмма бу юнәлештә эшләмәсәк, көндәшлеккә сәләтле булу кыенга туры киләчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов машина төзү кластерының панель дискуссиясендә.

«KUKA Россия» компаниясе генераль директоры Дмитрий Капишников Татарстанда сәнәгатьтә роботлаштыру дәрәҗәсен арттыру өчен Швеция тәҗрибәсе кулланылачагын әйтте.

«5 се көнне Рөстәм Нургалиевич белән Татарстанда иң яхшы дөньяви тәҗрибәләрне кулланып карарга дип килешкән идек. Европаның берничә илендә робототехниканы популярлаштыруга юнәлдерелгән программалар бар. Бу шундый технологик аудитлар. Татарстанда да шундый программаны тормышка ашырып караячакбыз», — диде Капишников.

Ул нигез итеп Швеция программасы алыначагын әйтте. «Шул рәвешле, республикада роботлаштыру дәрәҗәсен күтәрербез дип ышанам», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100