news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда такси хезмәтенең Кытай агрегаторы барлыкка киләчәк

DiDi Chuxing халыкара компаниясе җирле таксопарклар белән хезмәттәшлек итәчәк һәм машина йөртүчеләрне җәлеп итәчәк.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстанда такси хезмәтенең Кытай агрегаторы барлыкка киләчәк. DiDi Chuxing халыкара компаниясе җирле таксопарклар белән хезмәттәшлек итәчәк һәм машина йөртүчеләрне җәлеп итәчәк. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«DiDi технологик платформасының Россия базарына чыгуы хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә торган сәламәт көндәшлек тәэмин итәчәк. Без бергәләп гамәлгә ашырырга ниятләгән башка проектлар технологик үсешкә, шәһәр эшчәнлеге системаларын экономияле, экологик һәм хәвеф-хәтәрсез файдалануга нигезләнгән», - дип белдерде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Хәзерге вакытта компания «Иннополис» махсус икътисади зонасы һәм Иннополис университеты белән – хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе белән транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә уртак инновацион карарлар турында сөйләшүләр алып бара.

DiDi Chuxing халыкара компаниясендә раслауларынча, Татарстанның икътисади потенциалы яңа технологияләр булдыру һәм транспорт хезмәтләрен үстерү өчен иң яхшы шартлар тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100