Рөстәм Миңнеханов кабат “Татнефть” ААҖ директорлары Советын җитәкләде

Директорлар Советы составы зур үзгәрешләр кичермәде

 (Әлмәт, 28 июнь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык җыелышында 15 кешедән торган директорлар Советы сайланды. Ул зур үзгәрешләр кичермәде. Аңа “алтын акция” хокукы буенча ТР исеменнән кабат ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.

Татарстанның “Связьинвестнефтехим” ААҖ дәүләт холдингыннан кабат ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президентының нефть һәм нефть-газ ятмалары мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов һәм “Связьинвестнефтехим” генераль директоры Валерий Сорокин сайланды.

Директорлар Советына мөстәкыйль директорлар буларак, Brentcross Ltd компаниясе директоры Марина Воскресенская, SGI Group Ltd компаниясе директоры Сушован Гош, FIDES Business Partner AG (Швейцария) компаниясенең шәхси инвестицияләр буенча программалар җитәкчесе Рене Штайнер керде. Ул Советта “ICDS Ltd” фирмасының вафат булган директоры Дэвид Вейгудны алыштырды. Шулай ук “Татнефть” ААҖ топ-менеджерлары: компания генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, аның беренче урынбасаралары Наил Ибраһимов һәм Наил Маганов, генераль директор урынбасарлары Владимир Лавущенко һәм Рәис Хисамов, "Альметьевнефть" НГЧИ башлыгы Миргазыян Таҗиев – директорлар Советы әгъзалары булдылар.

Яңа составтагы директорлар Советы утырышында аның рәисе итеп, кабат Рөстәм Миңнеханов сайланды.

“Татнефть” ААҖнең устав капиталы 2,33 миллиард сум тәшкил итә, 1 сум номинал белән 2327,51 млн. акциягә бүленгән, шул исәптән, 2180 млн. - гади һәм 147,51 млн. - өстенлеккә ия. Компаниянең төп акционеры - "Связьинвестнефтехим" ААҖ дәүләт холдингы, устав капиталындагы акцияләрнең 30,44 процентына ия. “Татнефть” ААҖнең “алтын акциясе” Татарстанныкы.