news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин «биш меңен» түләүгә Татарстан 1,17 млрд сум акча алды

5 мең сум күләмендәге яңа федераль түләүне төбәктә 114,5 мең бала алган.

 Путин «биш меңен» түләүгә Татарстан 1,17 млрд сум акча алды
Егор Никитин

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ана капиталы алу хокукына ия һәм өч яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә 5 мең сум күләмендә ай саен бирелә торган яңа түләү Татарстанда 114,5 мең балага билгеләнгән. Бу чыгымнарга төбәк федераль бюджеттан 1,17 млрд сум акча алган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Агымдагы елның 12 маеннан әлеге түләү беренче бала 2017 елның 1 апреленнән 2019 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә дә кагыла. Апрель, май һәм июнь айларында алар бишәр мең сум акча алачак. Татарстанда бу чара 136,7 мең кешегә кагылачак. Бүгенге көндә 114,5 мең балага түләү өчен бирелгән 107 мең гариза канәгатьләндерелгән инде», — диде спикер.

Ана капиталы алу хокукына ия һәм 3 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә ай саен 5 мең сум күләмендә түләү каралган. Ул коронавирус инфекциясе таралу чорында яңа социаль ярдәм чарасы буларак өч ай дәвамында түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100