news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин КАМАЗ җәмгыятенең 2019 елга хисап утырышында катнашты

Россия бухгалтерлык исәбе стандартлары буенча, Кама автозаводы узган елны 1,52 миллиард сум күләмендә чиста зыян белән төгәлләгән.

Алексей Песошин КАМАЗ җәмгыятенең 2019 елга хисап утырышында катнашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «КАМАЗ» ГАҖ директорлар советы утырышында катнашты. «Ростех» башлыгы Сергей Чемезов үткәргән утырышта 2019 елда автогигантның эше турындагы хисапны тикшерделәр. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча „КАМАЗ“ ГАҖнең чиста табышы булмауга бәйле рәвештә, „КАМАЗ“ ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышына 2019 ел өчен „КАМАЗ“ ГАҖ акцияләре буенча дивидендлар түләмәскә тәкъдим итәргә дигән карар чыгарылды», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия бухгалтерлык исәбе стандартлары буенча, Кама автозаводы узган елны 1,52 миллиард сум күләмендә чиста зыян белән төгәлләгән.

Директорлар советы әгъзалары автогигантның еллык хисабын раслады һәм еллык бухгалтерлык хисабы турындагы мәгълүматны игътибарга алды. Акционерлар шулай ук 2020 елның беренче кварталы өчен КАМАЗның бизнес-планы үтәлеше турындагы мәгълүматны тыңлады.

«КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы читтән торып тавыш бирү рәвешендә 2020 елның 30 июнендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100