news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пенсиянең бер өлешен автомат рәвештә билгеләргә планлаштыралар

Сүз инвалидлык буенча иминият һәм төбәк социаль пенсияләре, төбәк социаль өстәмәләре һәм аларны арттырганда теләсә нинди иминият пенсияләре турында бара.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы икенче укылышта пенсия түләүләренең кайбер төрләрен гаризасыз гына билгеләү турында закон проектын караячак.

Сүз инвалидлык буенча иминият һәм төбәк социаль пенсияләре, төбәк социаль өстәмәләре һәм аларны арттырганда теләсә нинди иминият пенсияләре турында бара. Бу турыда документка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Закон проектыннан күренгәнчә, инвалидларның федераль реестрына кертелгәннән соң ук мәгълүмат Пенсия фондына җибәреләчәк. Мәгълүмат биш көн каралачак, шуннан соң мөрәҗәгать итүчегә пенсиянең билгеләнүе турында хәбәр җибәрәчәкләр.

Моннан тыш, Пенсия фонды Россиядә яшәүче 45 яшь тулган кешеләргә өч елга бер тапкыр пенсиянең фаразланган күләме турында хәбәр итәргә тиеш.

Моннан тыш, закон проекты пенсияне арттыруга ризалык презумпциясен кертә.

Элегрәк Хезмәт министрлыгы гражданнар авиациясенең һава суднолары очу экипажлары әгъзаларына һәм күмер сәнәгате оешмалары хезмәткәрләренең аерым категорияләренә өстәмә социаль тәэмин итү процессын гадиләштерергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100