news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сөт җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен 2 млрд сумлап акча юллады

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү чыгымнарының бер өлешенә субсидия бирүне дәвам итү карарын кабул итте.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы сөт җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен 1,8 млрд сумнан артык акча юллаган. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан 346 млн дәүләт ярдәме акчасын шәхси хуҗалыкларга бирде. 1,5 млрд сумны крестья-фермер хуҗалыклары алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү чыгымнарының бер өлешенә субсидия бирүне дәвам итү карарын кабул итте һәм бу максатка 800 млн сум акча юнәлтте.

Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә алдынгылыкны саклый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot