news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль әһәмияткә ия азык-төлек бәясен контрольдә тотуны дәвам итәчәкләр

Россия төбәкләрендә прокуратура, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан тикшерүләр бара.

Татарстанда социаль әһәмияткә ия азык-төлек бәясен контрольдә тотуны дәвам итәчәкләр

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан кибетләрендә социаль әһәмияткә ия продуктларның бәяләре үзгәрешсез кала. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук зур сәүдә челтәрләре вәкилләре арасындагы өч яклы килешү моңа нигез булып тора.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук зур сәүдә челтәрләре арасында төзелгән өч яклы килешү моңа хокукый нигез булып тора. Әлеге килешү нигезендә кибетләрдә билгеле бер бәя куелган кайбер социаль әһәмияткә ия продуктлар бар», - диде Галимова.

Ул шулай ук хәзерге вакытта Россия төбәкләрендә тиешле тикшерүләр үткәрелүен билгеләп үтте. Аларда прокуратура, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100