news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Доллар курсы 1 декабрьдән бирле беренче тапкыр 76 сумнан артты

Евро курсы 92 сумга күтәрелде.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Пәнҗешәмбе көнне иртән «Мәскәү биржасы»нда Россия валютасы курсы нефтьнең арзанаюы һәм санкцион янаулар аркасында түбән тәгәрәде. Доллар бәйсе 1 декабрьдән соң беренче тапкыр 76 сумнан арткан.«Интерфакс» агентлыгы хәбәр иткәнчә, АКШ доллары буенча беренче килешүләр бер доллар өчен 75,83-75,92 диапазонында узган. Сәүдәнең беренче минуты нәтиҗәләре буенча доллар 0,25 тиенгә кыйммәтләнде.

Евро башта 4,5 тиенгә арзанаеп, 91,8 сумга калды. Шуннан соң аның курсы өскә «сикерде» һәм 5 гыйнвардан соң беренче тапкыр 92 сумнан артты.

Доллар гамәлдәге рәсми курс дәрәҗәсеннән 81,25 тиенгә, евро исә 57,64 тиенгә кыйммәтләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100